news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба кызы Зөлфия Шәрәфиева "Мисс Татарстан-2017" дип табылды

"Мисс Казан" титулына быел Казан кызы Камилә Харисова лаек булды.

(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Мисс Татарстан-2017" республика конкурсының финалы узды. Саба районының 22 яшьлек кызы Зөлфия Шәрәфиева Татарстан гүзәле – "Мисс Татарстан-2017" титулына лаек булды. "Мисс Казан" мактаулы исемен 20 яшьлек Казан кызы (Яр Чаллыда туган) Камилә Харисова яулады.

Жюри әгъзалары кызларның төс-кыяфәтенә, гәүдә-сыны зифалыгына карап, 30 конкурсант арасыннан унысын сайлап алды. Аннан соң бәйгенең алдагы этаплары буенча, төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде. Конкурсант кызлар жюри әгъзаларының четерекле сорауларына да җавап бирде. Кызларның каушамыйча, аларга тиз арада кызыклы итеп җавап кайтаруы, җор теллелеге бәяләнде.

Конкурс барышында жюри нәтиҗәләр чыгарган арада тамашачылар өчен "Тесла бой" төркеме чыгыш ясады, дизайнерларның төрле кием-салым коллекцияләре күрсәтелде.

Камилә Харисова 

news_right_1
news_right_2
news_bot