Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саба кызы стендка ату буенча Дөнья чемпионатында җиңде
Шулай ук команда ярышында көмеш медальгә лаек булып, Татарстанны дөнья күләмендә танытты.
(Саба, 12 июль, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Шушы көннәрдә Саба районы Шәмәрдән кызы, "Сабантуй" спорт мәктәбе укучысы Зилә Батыршина Италиянең Лонато шәһәрендә узган стендка ату буенча Дөнья чемпионатында үзен иң оста мәргән дип танытып, алтын медаль яулады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Шулай ук команда ярышында көмеш медальгә лаек булып, Татарстанны дөнья күләмендә танытты. Зилә китергән әлеге уңыш – 21 яшькә кадәр булган спортчылар арасында Татарстан тарихында беренче җиңү.
Зиләнең стендка ату белән шөгыльләнә башлаганына әле бишенче генә ел. Әмма шушы аз гына вакыт эчендә спортта зур дәрәҗәләргә ирешеп, ул бүген республикабыз халкын гына түгел, бөтен дөньяны сокландырды. 9 сыйныфта укыганда дус кызы Диананың үтенечен тыңлап, аңа ияреп кенә яңа ачылган «Сабантуй» спорт мәктәбенә килә.
Кызлар кызыксынып китеп, атнага биш тапкыр тренер Алексеев Юрий Владимирович җитәкләгән түгәрәктә ату бүлегендә өйрәнә башлыйлар. Тәҗрибәле тренер Зилә Батыршинаның бу спорт төренә булган сәләтен беренче көнне үк күреп алып, әти-әнисенә кызларының мөмкинлекләре зур булуы хакында әйтә һәм алга таба да дәвам итәргә киңәш итә.
Бүген Зилә Казан шәһәрендәге Идел буе спорт һәм туризм академиясенең 2 курсын тәмамлаган. Киләчәктә үзен шулай ук "Сабантуй" спорт мәктәбенә тренерлык хезмәтенә әзерли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз