Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саба кызы илкүләм матурлык бәйгесендә җиңү яулаган
Саба районы Юлбат авылы кызы Альбина Галиева «Миссис International – Россия - 2023» - бәйгесендә җиңү яулаган. Ростов–на–Дону шәһәрендә узган әлеге илкүләм бәйгедә Альбина, Татарстан данын яклап, «Миссис Universal — Россия 2023» исеменә лаек булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Альбина үзе сөйләде.
Әлеге проект күпмилләтле Россиядә мәдәниятләр төрлелеген, мәдәни мирасны саклауда хатын-кызның ролен, гаилә кыйммәтләренең мөһимлеген күрсәтү максатыннан уздырыла. Бәйгедә илнең төрле төбәкләреннән килгән 13 хатын-кыз көч сынашкан. Анда катнашучылар, милли киемнәр киеп, үзләре белән таныштырган. Шулай ук һәр төбәккә хас милли ризык тәкъдим иткәннәр. Бу этапта Альбина бәрән ите һәм кыздырма пешереп күрсәткән.
Ул үзенең чыгышын саф татар телендә башлаган. «Данлыклы Дон җирендә татарча шигырь яңгыравын телим дип, «Туган тел» шигырен сөйләп күрсәттем. Эшкә керешер алдыннан халкыбызның уңган-булганлыгын да билгеләп үттем», - ди Альбина.
Татар халкының кунакчыллыгына басым ясап, Альбина бәйгенең хөкемдарларына Сабада ясалган чәкчәк, татар чәе һәм бал алып барган. «Безнең районда агачтан төрле эшләнмәләр ясыйлар. Истәлеккә дип, хөкемдарларга агач чәй калагы да бүләк иттем. Балны агач калак белән ашасаң, тагын да тәмлерәк була дип аңлаттым», - ди ул.
«Матурлык бәйгесе дигәч, кеше аны гадел үтми дип уйлый. Матбугат чаралары да матурлык бәйгеләре турында язганда аларның эчтәлеген ачып бетерми. Мин, печән чабып, сыер савып үскән гап-гади авыл кызы, шундый дәрәҗәле бәйгедә җиңү яулап, киресен дәлилләдем», - диде Альбина.
Альбина - Сабаның Юлбат авылында туып-үскән. Сабада һәм Татарстанның башка районнарында бию студияләре ачкан. Авыру балалар белән дә эшли. Аның Даун синдромлы балаларга юнәлтелгән проектлары бар.
Үзе дә, тормыш иптәше дә элекке профессиональ хоккейчылар. Хәзер икесе дә иҗат өлкәсендә хезмәт куя, Тамерлан исемле малай тәрбиялиләр.
Альбина август аенда «Миссис Татарстан - 2023» бәйгесе җиңүчесе булган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз