news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба кызлары «Иделем акчарлагы – 2024» бәйгесендә Гран-при ияләре булды

Саба кызлары «Иделем акчарлагы – 2024» бәйгесендә Гран-при ияләре булды
Фото: https://saby-rt.ru/ 

Ноябрь аенда Татарстан Яшьләр эш­ләре министрлыгы бинасында «Иделем акчарлагы – 2024» бәй­гесенең йомгаклау чарасы узды. Быел ике яшь язучы (18 яшьтән өлкәннәр) – Эльвина Миңнуллина («шигърият») һәм Фирүзә Бикбаева («проза») Гран-прига лаек булды. Бу хакта https://saby-rt.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Алар икесе дә Саба районы кызлары. Фирүзә Бикбаева Иске Мичән авылында туган. Хәзерге вакытта республика милли китапханәсендә эшли.

Эльвина Миңнуллина (Мөхәммәдиева) исә Байлар Сабасында дөньяга килгән. Кечкенәдән татар, рус һәм инглиз телендә әсәрләр укырга яраткан. Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар һәм инглиз телләре буенча педагогик белем алган. Хәзерге вакытта Арчада яши. Шигырьләре «Идел», «Ялкын», «Казан утлары» журналларында басыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100