Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саба кешесе Европа татарлары өчен җыр язган
Европа татарлары Испаниянең Ориуэлла Коста шәһәре янындагы татар лагеры тормышы турында тулы бер хикәяне өч минутка сыйдырган.
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). «Бельгия татарлары» оешмасы Брюсселльнең Artem арт-студиясе белән бергә музыкаль видеоклип төшергән. «Бәхет ачкычы» җырының сүзләрен һәм көен Сабада яшәүче Альберт Галимуллин язган. Җырны Ришат Фазлыйәхмәтов башкарган. Бу хакта «Бельгия татарлары» хәрәкәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Композиция өч минут дәвам итә. Европа татарлары Испаниянең Ориуэлла Коста шәһәре янындагы татар лагеры тормышы турында тулы бер хикәяне өч минутка сыйдырган. Җырда төрле илләрдә яшәүче балаларның бергәләп мәдәниятне һәм традицияләрне өйрәнүе, шулай ук бергә мәктәп каникулларын үткәрүе турында сүз бара.
Видеороликта герой бәхет ачкычын табар өчен тозлы суга чумарга, текә үргә менәргә, каршылыкларны җиңәргә әзер.
Видеороликны августта Коста Бланка яр буенда төшергәннәр. Tatar camp for kids in Spain халыкара лагерының иҗат проекты, барыннан да элек, Урта диңгездә җәйге ялда дуслашкан төрле яшьтәге балаларны тәрбияләү чарасы булган.
Казаннан профессиональ артистлар Гүзәл Әхмәтҗанова һәм Евгений Никитин лагерьда балаларга хореография дәресләре укыткан. Алар бию белән төрле халыкның холкын чагылдыру, милли кием үзенчәлекләре буенча белем биргән.
Хикәянең геройлары укытучылар булган. Тагын бер рольне Нидерландтан Ләйсән Гафурова уйнаган. Аның балалары Дания һәм Дамир лагерьда ял иткән. Хореография белән мавыккан Ләйсән кыска вакытта испан биюе хәрәкәтләрен өйрәнгән һәм биредә яшәүче гүзәл ролен яхшы уйнаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз