news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба көрәшчеләре республика бәйгесенә сайлану өчен бил алышты

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына үткәреләчәк турнирга әзерлек гамәлдә.

(Саба районы, 12 октябрь, “Татар-информ”, “Саба таңнары”). Саба спорт комплексында Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына үткәреләчәк республика бәйгесенә көрәшчеләр сайлап алу буенча шәхси-команда турниры үткәрелде. Министрлык призына 20-22 октябрьдә уздырылачак бәйгегә район командасы, нигездә, сайлап алу турниры батырларыннан формалашачак, дип хәбәр итте бүген “Саба таңнары” газетасы.

Үз үлчәү категорияләрендә батыр булып, Тимершыктан Ленур Биктимеров (60 кг-га кадәр), Ленар Биктимеров (70 кг), Ленар Вафин (80 кг), Сабадан Ранис Шәвәлиев (90 кг), Югары Симеттән Делюс Закиров (100 кг), Данис Закиров (130 кг), Рәис Закиров (130 килограммнар югары) танылды. Команда зачетында Югары Симет көрәшчеләре җиңде. Икенче урынга “Тимершык”, өченчегә “Саба” командалары чыкты. Җиңүчеләрне һәм призерларны башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасыймов бүләкләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot