Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саба җирендә кабак бәйрәме үтте
Бу юлы Байлар Сабасыннан Гүзәлия Ганиева “к” хәрефеннән башланган 164 сүз кергән шигырен укып шаккатырды
(Саба, 20 сентябрь, “Татар-информ”, “Саба таңнары”, Зәмирә Сәмигуллина). Елның-елында Сабада кабактан тамаша ясыйлар. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов теләктәшлегендә “Саба дулкыннары” телерадиокампаниясе оештырган бу чара иң зур кабак үстерүчене билгеләү генә түгел, сәнгать осталыгы буенча да бәйгегә әйләнеп бара. Кем нинди генә осталыгын күрсәтми биредә. Кабактан сынлы сәнгать әсәре булырдай кул эшләре, берсеннән-берсе татлы кайнатмалар, башка төр ризыклар, җырлар, хәтта кабак биюләре, шигырьләр иҗат итәләр. Байлар Сабасыннан Гүзәлия Ганиева “к” хәрефеннән башланган 164 сүз кергән шигырен укып шаккатырды.
Иң дәү кабак быел Олы Кибәчедән килгән Рәзимә Газизованыкы булып чыкты. Аның авырлыгы – 46 кг 250 гр. Теләчедән килгән Ләлә Ибраеваның кабагы – 44 кг 300 гр. Калган кабаклар - 28-38 кг арасында.
“Орлыгын Мамадышта яшәүче кодагыем Рузалия биргән иде. Бакчаның буш калган җиренә уйнап кына төрткән идек, көн үсте, төн үсте. Яныбызда гына чишмә дә бар, аның да файдасы булды, ахры. Бик күп булып үстеләр, иң зурысы бәйрәмгә дә барып кайтты”, – ди җиңүче Рәзимә апа.
Кабактан эшләнгән иң матур композицияләр авыл җирлекләрендә яшәүчеләр, мәктәпләр, балалар бакчалары коллективлары арасында бәяләнде. Быелгы бәйгедә иң тәмле кабак бәлешенә һәм кабак ризыкларына, компотлар, коймакларга да аерым бәя бирелде. Нурфия Хәсәнова кабак эчендә пешерелгән ит, бәрәңге, җимеш, дөгесен Теләче районы Алан авылыннан ук суытмыйча да алып килеп җиткергән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз