news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба инвалидлары сынатмый

Районда инвалидлар декадасы уңаеннан бик күп чаралар уза.

(Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”, “Саба таңнары”). Инвалидлар декадасы уңаеннан районыбызда күп чаралар уза. Шунысын әйтеп узарга кирәк, мөмкинлекләре чикләнгәннәр әлеге ункөнлектә генә түгел, ел дәвамында актив тормыш алып баралар, дип яза "Саба таңнары".

Инвалидлар белән спорт чараларын оештыручы Рәшит Кәримов әйтүенчә, агымдагы елда республикакүләм бәйгеләрдә районыбызның мөмкинлекләре чикләнгән спортчылары 15 төрдә узучы спорт чараларында гомуми нәтиҗәләр буенча 1 урын яулауга ирешкәннәр. Шушы көннәрдә генә танылган спортчы Раил Галиәкбәров Санкт-Петербург шәһәрендә узган өстәл теннисы буенча бәйгедә 3 урынга ия булган. Узган атнада инвалидар балалар арасында шашка турниры узды. Анда мөмкинлекләре чикләнгән 38 бала катнашып, үзләрен әлеге спорт төрендә сынап карадылар.

7 декабрь көнне спорткомплекста инвалидлар арасында бочче турниры оештырылды. Социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин катнашучыларны сәламләп, үзенчәлекле уен төрендә уңышлар теләде. Италиядә барлыкка килеп, Россиядә зур популярлык казанган уен терәк-хәрәкәт системасы зарарланган инвалидлар арасында туплар атып төгәллекне, бармакларның сиземлелеген тоюга корылган. Анда Сабадан Илназ Сәлахиев, Фаил Мөхәммәтҗанов, Ильмир Әхмәтов, Азат Кәшипов, Зәринә Халикова, Шәмәрдәннән Раил Галиәкбәров, Төбәктән Илшат Шәнгәрәев, Шекшедән Альмир Мирзегаләмов катнашып, нигездә коляскада гына хәрәкәтләнгән инвалидлар зур осталык күрсәттеләр. Аларга инвалидлар оешмасы рәисе Рәшит Кәбиров һәм уенны оештыручы Рәшит Кәримов Грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар. 9 декабрьдә 18.00 сәгатьтә район мәдәният йорты спорт залында өстәл теннисы буенча ярышлар узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100