news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан галимнәре Саба һөнәрчеләре белән кызыксына

Саба районында «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләрне кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге» экспедицион төркеме булып китте. Бу хакта «Саба таңнары» хәбәр итә.

Анда Совет һәм Россия галиме; сәнгать белеме докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова, «Туран Арт» җәмгыяте җитәкчесе Суфия Хәйбрахманова катнашты. Кунаклар райондагы үз эшенең осталары - һөнәрчеләр белән танышу, барлау, аларның эшләрен күрү һәм яңа осталарны ачыклау максатыннан булды.

Шул нисбәттән делегация иң элек Сатыш җирлегендәге музей - мәдрәсәдә булды, Шәмәрдән сәнгать мәктәбе педагогы Роза Закирова иҗади эшләрен карады. Белгечләр «Саба мендәре» остаханәсенең эшчәнлеге белән танышты. Вафиннар гаиләсенең кул эшләнмәләренә карата уңай фикер һәм тәкъдимнәр җиткерделәр.

Кунаклар, шулай ук Саба үзәк китапханәсендә булып, 2023 ел - Мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы булу уңаеннан оештырылган күргәзмә белән, Лесхоз бистәсендәге «Урман» музее белән танышты.

Әлеге делегация бу якларда талантлы рәссамнар ягы икәнлегенә инанып киттеләр. Миңгәрдә яшәп иҗат итүче танылган рәссам Фәйзерахман Камалов һәм Илнур Галимҗановның остаханәләрендә булып, сынлы сәнгать эшләренә югары бәя бирде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100