news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба халкына инфраструктура һәм спорт залы җитми

Шулай ук кан тамырлары авыруларынн дәвалау үзәге төзүне дә сорыйлар

 (Саба, 5 сентябрь, “Татар-информ”, “Саба таңнары”, Фәнил Мәүлетов). Узган җомгада Саба районы “Көчле Татарстан! Бердәм Россия” партия эстафетасын кабул итте. “Бердәм Россия“ партиясе командасы махсус автобусларда килеп, районнарда халык белән очрашып, наказлар җыя. Балалар иҗат үзәге каршында РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, ТР Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков, район җитәкчеләре һәм депутатлары, иҗтимагый хәрәкәт активистлары бар иде, дип хәбәр итте бүген “Саба таңнары” газетасы.

Район башлыгы Рәис Миңнеханов мәйданга җыелган халыкны кандидатлар, депутатлар белән ачыктан-ачык сөйләшүгә чакырганнан соң, районда республика программалары буенча төзелгән, төзекләндерелгән социаль һәм спорт объектлары турында сөйләде. Марат Бариев үзенең чыгышында очрашуга бердәм килгәнгә сабалыларга рәхмәт әйтеп, без шулай бердәм булырга, тупланып эшләргә тиеш, диде.

Җыелган халык депутатлыкка кандидатларга наказлар бирде. Иң беренче Сабаның күп балалы гаиләләр өчен бирелгән җир участогында инженерлык коммуникацияләре булдыру мәсьәләсен күтәрделәр. Район үзәге төзекләнә, яңа урамнар барлыкка килә. Әмма әле халыкны борчыган мәсьәләләр дә җитәрлек. Күп балалы гаиләләр үзләренә бирелгән участокларда төрле программалар буенча йортлар төзи, ләкин аларга газ килмәгән, юл салынмаган, электр чыбыклары сузылмаган. Күп бала анасы буларак җир кишәрлеге алган һәм АПК программасы белән йорт төзегән Гөлия Галимова әлеге проблеманы хәл итүне тизләтүне сорады. Бу сорауга Марат Бариев: “Мин Сабада шундый 200ләп гаилә бар дип аңладым. Беренчедән, сезгә күп балалар тудырган, үстергән өчен зур рәхмәт. Ә сезнең сорауга килгәндә, без, әлбәттә, уйлашырбыз. Әлеге инфраструктураны эшләүдә дәүләт сезгә ярдәм күрсәтергә тиеш, чөнки үзегезгә аны хәл итүе бик авыр. Мин бу тәкъдимне наказ итеп алам. Хөкүмәт, республика, район җитәкчеләре белән бергәләп уйлашырбыз, нинди программалар аша бу эшләрне башкарып чыгарга икәнен карарбыз. Ә глобаль дәрәҗәдә әйткәндә, бу проблеманы хәл итү мәсьәләсендә бер төркем депутатлар эшли башлаган иде. Сайлаудан соң эш дәвам итәр дип уйлыйм”, – дип җавап бирде.

Гимназиянең физкультура укытучысы Ренат Гафиятуллин тагын бер спорт залы төзүдә ярдәм итүен сорады. “Сабабыз үсә, балалар саны арта. Гимназиянең ике спорт залы, аларда берьюлы дүрт класс шөгыльләнә ала, тырышабыз. Шулай да, тагын бер спорт залы төзелсә әйбәт булыр иде”,– диде ул. Марат Бариев әлеге мәсьәләне хәл итү юлларын эзләү кирәклеген әйтте. “Спорт заллары проблемасы ил күләмендә принципиаль хәл ителер дип уйлыйм. Яңа мәгариф һәм фән министры да физкультура дәресләрен тагын бер сәгатьтә озайтырга кирәклеге турында белдерде. Атнага дүрт тапкыр физик тәрбия дәресләре кертү спорт заллары төзелешенә дә этәргеч бирер”, – диде депутатлыкка кандидат.

Сабалылар шулай ук кан тамырлары авыруларынн дәвалау үзәге төзүне дә сорадылар. Кулыбыздан килгәнне эшләячәкбез, дип, сабалыларның сорауларын теркәп куйдылар. Әле соңыннан да халык арасына төшеп, алар белән аралаштылар, сорауларына җаваплар бирделәр, диелә район газетасы хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100