news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба гүзәле «Миссис Татарстан-2023» бәйгесендә җиңде

Казанның «Московский» үзәгендә гаиләле хатын-кызлар өчен «Миссис Татарстан-2023» IV Республика матурлык һәм талант конкурсының финалы булды. Анда Саба гүзәле Альбина Галиева катнашты. Бу хакта «Саба таңнары» хәбәр итә.

Республиканың төрле район-шәһәрләреннән килгән 13 гүзәл хатын-кыз дүрт конкурс чыгышында ярышты: үзең белән таныштыру, талантлар конкурсы, спорт һәм блиц-интервью.

«Альбина һәр конкурсны уңышлы үтеп, югары балларга иреште һәм җиңүгә лаек булды. Җиңүче таҗын райондашыбызга «Миссис Татарстан-2022» конкурсы җиңүчесе Нелли Гатауллина киертте. Альбинаны котлыйбыз һәм Россия матурлык бәйгесендә дә җиңү телибез», – диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100