news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба гимназиясендәге сайлау участогында иң беренче булып тавыш бирүчегә бүләк тапшырганнар

Көндезге сәгатьләргә сайлау исемлегендәге 1263 кешенең 396сы тавыш биреп үзенең гражданлык бурычын үтәгән.

(Саба, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Ильмира Галимуллина). Үзара салым буенча референдумда Саба гимназиясендә урнашкан 24-25 сайлау участогында иң беренче булып тавыш биргән Раил Ганиевка һәм гражданлык бурычын тәүге тапкыр үтәүче студент Айгөл Фазыловага бүләк бирделәр. Аны сайлау участогы җитәкчесе Айгөл Хәнәфиева тапшырды. Бу хакта "Саба таңнары" газетасы хәбәр итә. 

Фойеда сайлаучылар өчен чәй табыны да хәстәрләнгән иде. Саба кешеләре соңгы елларда күзәтелгән матур үзгәрешләрне күреп шатланын әйткән.

"Юллар да яңартып төзекләндерелә, тирә-юньдә яшеллек, бар җирдә чисталык хөкем сөрә. Әлбәттә, һәркайсыбыз бистә мохитен яхшыртуга үзеннән күпмедер өлеш кертергә тиештер, шуңа да үзара салым кирәклеген аңлыйм", - дигән Сабаның Киров урамында яшәүче ветеран Гафур ага Галиев.

"Менә безнең бакча башында гына зур спорт объекты төзелеп килә. Аның янәшәсе яктыртылды, агачлар утыртылды. Шулай да әле бу тирәдә матурлыйсы урыннар бар. Киләчәктә стадион аша мәктәптән кайтучы балалар, үзәк базарга таба баручылар өчен җәяүлеләр сукмагы да барлыкка килер дип өметләнәбез”, - ди ул.

Көндезге сәгатьләргә сайлау исемлегендәге 1263 кешенең 396сы тавыш биреп үзенең гражданлык бурычын үтәде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100