news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба егете Ришат Йосыпов пауэрлифтинг буенча дөнья чемпионы булды

Чемпионатта дөньяның 33 иленнән 2 меңннән артык спортчы катнашкан.

 (Саба районы, 28 декабрь, “Татар-информ”, “Саба таңнары”). Пауэрлифтинг буенча Мәскәүдә күптән түгел үткәрелгән дөнья чемпионатында 60 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә Татарстанның Саба районы егете Ришат Йосыпов дөнья чемпионы исемен яулады, дип шатлык уртаклаша “Саба таңнары” газетасы.

Чемпионатта дөньяның 33 иленнән 2 меңннән артык спортчы катнашкан. Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясаган Ришат Йосыповның тренеры - Азат Вәлиуллин.

Ришат Йосыпов 1989 елда Байлар Сабасында туган егет, хәзерге вакытта Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында укыта, дип белдерә район газетасы.

Белешмә өчен. Пауэрлифтинг — ул өч күнегүдән торган авыр атлетика төре. Әлеге спорт авырлык күтәрүне максат итә, ягъни спортчы тәнен мөмкин кадәр көчле итәр өчен чыныктыра, күнектерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot