news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба бассейны хезмәткәрләре махсус хәрби операциядәгеләргә токмач кисә

Саба бассейны хезмәткәрләре махсус хәрби операциядәгеләргә токмач кисә
Фото: «Саба дулкыннары»

Бу көннәрдә Саба йөзү бассейны хезмәткәрләре бергә җыелып токмач кисә. Алар менә шулай махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә алынган. Бу хакта «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе журналисты Раилә Галәвина хәбәр итә.

Саба йөзү бассейны директоры Гөлназ Сафина сүзләренчә, коллектив бердәмлеге, уңганлыгы белән аерылып тора. Изге эшкә берәү дә читтә калмый күмәкләшеп кушылган. Һәр җәемне теләк тели-тели кисәләр.

«Илебез тынычлыгы өчен яуда булганнарга ул ризык булып барып җитсен һәм тынычлык көннәре якынайсын», – ди алар.

Фото: «Саба дулкыннары»

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100