Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саба балыкчылары үзенчәлекле рекорд куйды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВнокласснРСвЂВРєРСвЂВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВРЎР‚

Саба балыкчылары Чулман елгасының Ташбака дип аталучы урынында, боз астыннан балык тоту буенча 25нче тапкыр-юбилей ярышларын үткәрде. Саба балыкчыларының 1999 елдан бирле оештырыла торган бу бәйгесе үзенчәлекле рекорд булып тора. Бу хакта https://saba-rt.ru/ хәбрә итә.
40тан артык балыкчы катнашуындагы ярыш бик дустанә һәм киеренке шартларда үтте. Бәйге төрле номинацияләрдә узды. 1нче балык тотучы номинациясе җиңүчесе Хәниф Тимербаев, 2 урында - Азат Гарипов, 3 урында - Расих Һадиев.
Иң зур судак балыгы тоту буенча 1 урын иясен ачыклау авыр булмады, чөнки Сабадан Айрат Шәһвәлиев тоткан 2,650 килолы балык күпкә башка конкурсантлардан аерылып тора иде. Икенче урында 1,350 кг судак белән Марат Юмагулов, 3 урында Азат Гарипов (950 грамм).
Елда киеренке шартларда үтә торган, ярышып боз тишүчеләр арасында булучы бәйгедә катнашучылар 2 генә кеше булды. 1 урында – Айрат,Сәләхов, 2 урында – Рәсүл Садыков. Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны кыйммәтле призлар һәм грамоталар белән бүләкләделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз