Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саба балыкчылары Чулман елгасында узган ярышта катнашты
Җиңүче 6,48 килограммлы чуртан тотты.
(Саба, 29 сентябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Саба балыкчылары кармак салу бәйгесендә 20 елга якын катнаша. Беренчесе 1999 елда үткәрелгән булган. Ярышлар үткәрү өчен өч шарт: оештыручы, иганәче һәм балыкчыларның бәйгедә катнашу теләге булуы кирәк. Бу шартлар барысы да үтәлә. Саба балыкчылары инде райондагы күлләрдән кәрәкә, карп тоту белән чикләнмичә, чуртанлы, сулалы (берш), җәенле, алабугалы елгаларга бара башладылар, дип яза җирле басма.
Узган шимбәдә Чулманда үткәрелгән ярыш – моның ачык мисалы. Каршы ярдан – Чистай ягыннан тын иртәдә күтәрелеп килүче кояш көнның матур һәм җылы булачагы турында сөйли иде. Әлбәттә, Чулманда балык тоту шактый чыгымлы – арсеналыңда моторлы көймәң (30 меңнән башлап), елга рельефын карап бару өчен навигация картасы (эхолот, 12 мең тирәсе), яхшы спиннинг, термокием булуы кирәк. "Кыйммәткә төшәсез икән, хатының ничек карый?"– дип сорыйм берсеннән. Көймә моторын кабызу белән мавыгып ишетмәде, ахры. Аның урынына көймәдәге пардашы: "И, аның хатыны үзе дә балыкка йөри бит",– дип җавап бирде. Кыскасы, гомер буе балыкка йөрүче акча санап утырмый инде ул. Шуның өстенә әле Сабада кечкенә катерлы балыкчылар да бар икән. Шушы кирәк-яраклар белән кораллланган 21 балыкчыга ярышка старт иртәнге 7дә бирелде. Исәпләү вакыты 14 сәгатьтә төгәлләнергә тиеш иде. Берәүләр суга спиннинг ыргытса, троллинг алымын үз итүчеләр дә бар иде. Вакыт барган арада оештыручы Хәниф Тимербаев көймәсендә ярышта катнашучыларны йөреп чыктык. Беренче булып чуртан тоткан Сергей Васильев белән Рамил Әхтәмов икесе дә май кояшыдай балкый иде. Дулкыннар яра торгач, Чулман үзәненә кадәр барып җиттек, эхолот 10 метр тирәнлек күрсәтте. Марат Мәрданов белән Азат Гарипов шушы урынга якорь салып ялгышмаганнар. Алар 3,95 һәм 2,55 килолы чуртан тоттылар. Ярдагылар Маратка инде җиңүче итеп тә карый башладылар. Әмма ярыш төгәлләнергә әле 25 минут вакыт бар иде. Яр буена Динар Дәминов белән Илгиз Насыйбуллин утырган көймә килеп туктагач, соклануын азлар гына яшерә алды. Картинг спортында гел беренче Динар тоткан чуртан 6,48 кило булып чыкты. "Башта 4 сәгать буе балык килмәде, минем көн түгел дип тә уйлый башлаган идем. Беренче яртыда шушы балыкны алдым. Тәэсирләрне әйтеп бетерерлек түгел",– диде Чулманга әле икенче тапкыр гына килүче егет. Бер балык тота алмаганнар да күңелен төшермәде. "Тоткан берсен җибәреп бардым",– дип шаяртучылар да булды. Бары Сергейның гына кәефе киткән иде. Шулай булмыйча, садок төбе ачылып, тоткан балыкларың кире иреккә чыксын әле! Читлектә ике чуртаны гына калган иде Сергейның.
Инде язылган кадәреннән дә чуртан тотуда призерларның кемнәр (Динар – I урын, Марат – II урын) икәнлеге аңлашылгандыр. Азат Гарипов эләктергән 2,55 кило чуртан аны 3нче призер итте. Сула каптыру осталары да ачыкланды: 1. Илнар Сөнгатуллин (2,5 кило), Газинур Булатов (1,9 кило), Алмаз Хәлиуллин (1,5 кило). Призерларга ярыш спонсоры Рәмзия Зарипова әтисе һәм абыйсы Ирек белән Рәшит Кәримовларның истәлеген яңартып әзерләгән кыйммәтле балыкчы кирәк-яраклары, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге грамоталары тапшырылды. Иң яшь катнашучы Инсаф Газетдинов та (14 яшь) бүләк алды. Шулай ук Рамил Газетдинов белән Айдар Хәлиуллин әзерләгән махсус призлар да ияләрен тапты. Гомумән, ярышлардан күпчелек канәгать калды, су коенучылар да булды, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз