news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба Балалар иҗат үзәгендә юл хәрәкәте кагыйдәләре бәйгесендә 11 бакча катнашты

Бер үк яшьтәге балалар тупланган мәктәпкәчә әзерлек учреждениеләре арасында "Бәләкәч" бакчасы (Саба) җиңү яулады.

(Саба, 29 ноябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары",Фәнил Мәүлетов). Узган атнада Балалар иҗат үзәгендә кызыл, сары, яшел төсләргә керә белүче "Светофор" үзенең янына дусларын җыйды.

Мәктәпкәчә учреждениеләрдә юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтүләрен күрсәтергә 11 бакчадан килгән 110 бала чыкты. Аларны конкурска әзерләүдә әниләр үзләре дә тырышты.

Тәрбиячеләр һәм балалар бу юнәлештә үзләренең зур әзерлекләрен курсәттеләр, тамашачыларны һәм жюрины бай эчтәлекле, күңелле чыгышлары белән сөендерделәр. Конкурсның нәтиҗәләрен мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия буенча методисты Алинә Салихова игълан итте.

Бер үк яшьтәге балалар тупланган мәктәпкәчә әзерлек учреждениеләре арасында "Бәләкәч" бакчасы (Саба) җиңү яулады. Икенче-өченче урыннарда Шәмәрдәннең "Әкият" һәм "Салават күпере" бакчалары.

Конкурста җиңүчеләрне ЮХИДИнең район бүлекчәсе өлкән инспекторы Илнур Насыйбуллин бүләкләде һәм балалар арасында профилактика эшен нәтиҗәле алып баручыларга рәхмәт белдерде.

"Юл хәрәкәте иминлеге"дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы Гүзәл Ягәфәрова балаларга 20 мең сумлык бүләк алып килгән иде. Призерлар юл хәрәкәтендә катнашуның иң беренче транспорты – велосипедлы булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot