news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба авылларында 2018 елда башкарылган эшләргә хисап тоттылар

Хисап чорында 2017 ел күрсәткечләреннән шактый чигенеш булган.

Саба авылларында 2018 елда башкарылган эшләргә хисап тоттылар
Фәнил Мәүлетов

(Саба, 1 февраль, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Җирле үзидарәләрдә 2018 елда башкарылган эшләргә хисап тотуны Арташ һәм Олы Нырты авыл җирлекләреннән башладылар. Җыеннарда башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов, район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары вәкилләре катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Җирле үзидарәләр эшчәнлеге нәтиҗәлегендә үз керемнәр зур роль уйный. Арташ авыл җирлеге башлыгы Алмаз Әгъләмҗанов чыгышында ачылган слайдлардан күренгәнчә, хисап чорында 2017 ел күрсәткечләреннән шактый чигенеш булган. Җирлекнең үз керемнәре 135 мең сумга кимегән. Җир салымы 34 меңгә, үзара салым 2 меңгә азрак җыйналган.

Ә җирлектә башка финанс чыганакларына башкарылган эшләр күләме 8,653 миллион сум тәшкил иткән. Җыенда былтыр арташлылар күтәргән сорауларның үтәлүе анализланды. 

Олы Нырты гражданнары җыенында бюджет үтәлешенә, учреждениеләр эшчәнлегенә, аларда энергия ресурслары тотылышына җирлек башлыгы Рафис Сәфәргалиев анализ ясады. Узган ел бирелгән сораулардан авылда янгын сүндерү машинасы булдыру проблемасының хәл ителмәве билгеләп үтелде. Ул быел да көчендә кала.

Ут-күз хәвефеннән борчылып, авыл Лесхозга караганда Арташтагы янгын сүндерү машинасы тизрәк килеп җитә бит, нигә алар килми дигән сорау да бирелде. Шулай ук Олы Ныртыда банкомат булдыру буенча тәкъдим керде. Әлеге сорауга Марат Ишниязов җавап биреп, авыл җирендә яшәүчеләр күпмедер акчасын банк картасы белән ала алсын өчен февральдә пилот проекты гамәлгә ашырылачагы турында сөйләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot