news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба аграр көллиятендә Белем бәйрәмен студентларга шоколад өләшеп тәмамладылар

Саба аграр көллиятендә 1 сентябрьдә иртәнге сәгать 10да башланган Белем бәйрәме быел 115 егет-кыз өчен беренчесе булды. Күбесенең әти-әниләре дә тантаналы линейкада катнашты. Бу хакта «Саба таңнары» хәбәр итә.

Егет-кызлар арасында күрше районнардан килүчеләр дә бар. Алар икътисадчы, техник-механик, программист һәм башка белгечлекләр үзләштерәчәк. Студентларны һәм әти-әниләрне яңа уку елының башлануы белән район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде.

«Яңа уку елын күңелле башлыйбыз. Барыгызга да студент вакытта чын кеше булып ныгырга, тәрбияләнергә язсын. Без үзебезнең фундаментны ныгыту белән шөгыльләнәбез. Фундамент – ул нык, чын кеше булу дигән сүз. Андыйлар тормышта һәрвакыт кирәк. Чын кеше беркайчан да югалып калмый. Әлбәттә, үзгәрү җиңел түгел. Кураторлар сезне иртә баштан каршы ала һәм кичкә кадәр үзенең эшен алып бара», – дип сөйләде көллият директоры Закирҗан Бикмөхәммәтов.

«Шушы истәлекле көндә Татарстан Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка, шулай ук район башлыгы Рәис Нургалиевичка да зур рәхмәт әйтәсебез килә. Сезнең безгә карата булган җылы мөнәсәбәтегезне тырыш хезмәтбез белән, ярышларда урыннар алып, студентлар ныклы белем биреп кайтырырбыз. Без сезнең алда бик күп бурычлы. Нинди матур тулай торак файдалануга тапшырылды»,– дип сөйләде ул.

Елдагыча, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешма җитәкчеләре җәйге чорда үзләрендә эшләгән егетләргә Грамоталар, аклата бүләкләр тапшырдылар.

Соңыннан туган көннәре җәйге каникул чорына туры килгән студентлар шоколод өләштеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100