news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба аграр көллият базасында лагерьда 80 яшь спортчы ял итә

Саба аграр көллият базасында лагерьда 80 яшь спортчы ял итә
"Саба таңнары"

18 июльдән Саба аграр көллияте базасында «Кояшкай» сәламәтләндерү лагерының «Яшьлек» сменасы башланып китте. 18 көн дәвам итәчәк лагерьда Шәмәрдәндә урнашкан «Яшьлек» яшьләр үзәгендә шөгыльләнүче 8 яшьтән 15 яшькәчә 80 яшь спорт сөюче ял итеп, сәламәтлеген ныгыта. Бу хакта «Саба таңнары» хәбәр итә.

Алар шахмат, волейбол, җиңел атлетика, өстәл теннисы буенча барлыгы дүрт отрядка бүленгән. Алар белән «Яшьлек» яшьләр үзәгендә эшләүче тренерлар шөгыльләнә.

Лагерьда ял итүче балалар янына Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов килде. Балалар кунакларны җыр-биюле чыгыш белән каршы алды, соңыннан күмәкләшеп фотога төштеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot