Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саба аграр көллиятенең 10 еллык юбилее уңаеннан очрашулар үткәрелә
Кунаклар арасында көллиятнең җиде ел элек булган беренче чыгарылыш елының 25 студенты да бар иде.
(Саба, 5 июль, "Татар-информ", "Саба таңнары", Зөлфәт Галимов). 29 июньдә Саба аграр көллиятенең 10 еллык юбилее уңаеннан алдагы елларда уку йортын тәмамлаган укучылар очрашу кичәсенә җыелды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Катнашучыларны шушы истәлекле вакыйга белән көллият директоры Закирҗан Бикмөхәммәтов тәбрикләде. Очрашу концерт номерлары, укытучылар һәм элеккеге студентларның чыгышлары белән алып барылды.
Кунаклар арасында көллиятнең җиде ел элек булган беренче чыгарылыш елының 25 студенты да бар иде. Бу 191 төркем көллиятнең тарихына кереп калды. Шулай ук күп еллар биредә эшләп, хәзер лаеклы ялдагы Гөлзар Галиева истәлекләре белән уртаклашты.
"Мин 1982 елда килгәндә бу уку йорты училище дип атала иде. Ул вакытта 20 ел эшләү стажым булуга карамастан, без монда балалар белән бергә укытырга өйрәндек. СПТУларны бетергән вакытта, Закирҗан Бикмөхәммәтов лицей итеп үзгәртү артыннан йөрде. Соңрак кадетлар әзерләүче мәктәп оештыргач, 2008 елда көллият статусы алды", – дип аграр көллиятебезне институтка әйләнүен көтеп торуын сөйләде.
Ә тантаналы өлеш беткәннән соң, кунаклар өчен көллият буенча экскурсия оештырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз