news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба аграр көллиятендә уку өчен Казаннан һәм башка төбәкләрдән дә килгәннәр

Район башлыгы Рәис Миңнеханов көллият директоры Закирҗан Бикмөхәммәтовка ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды.

Саба аграр көллиятендә уку өчен Казаннан һәм башка төбәкләрдән дә килгәннәр

(Саба, 2 сентябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Саба аграр көллиятендә  кичә иртәнге сәгать 9да башланган Белем бәйрәменә 400дән артык студент, аларның әти-әниләре, район җитәкчеләре килде. Беренче курска укырга 108 студент кабул ителде. Егет-кызлар арасында Казаннан, башка төбәкләрдән килүчеләр дә бар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Тантанада шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Татарстан буенча Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин катнашты.

Беренче курска килүчеләрнең 22се икътисадчы, 65е – техник-механик, 21е төзүче һөнәрен үзләштерәчәк. Аларга белем бирү сафына 5 яшь укытучы да кушылган.

Студентларны һәм әти-әниләрне яңа уку елының башлануы белән район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде, көллият директоры Закирҗан Бикмөхәммәтовка ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды.

Ворлдскиллсның республика этабында катнашып,4нче  урынны алган IV курс студенты Салават Әүхәдиев Нәҗип Хаҗиповтан министрлыкның Рәхмәт хатын кабул итеп алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100