news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба аграр көллиятен йөздән артык студент тәмамлаган

Район башлыгы яшь белгечләрнең барысы да эш белән тәэмин ителергә тиешлегенә басым ясады.

(Саба, 4 июль, "Татар-информ",  "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Узган җомгада Саба аграр көллияте тантаналы һәм истәлекле 7нче чыгарылышын үткәрде. Махсус урта белем бирү йортын быел Сабадан һәм күрше-тирә районнардан 116 студент тәмамлады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Аларның 50се – икътисадчы-бухгалтер, 66сы авыл хуҗалыгы механизациясе белгечлеген үзләштерде. Егетләрне-кызларны тормышларындагы истәлекле вакыйга белән котларга II-IV курс студентлары чакырылган, әти-әниләр, район һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре килгән иде.

Көллиятне "5"легә тәмамлаучыларга кызыл дипломны район башлыгы Рәис Миңнеханов тапшырды һәм яшь белгечләрнең барысы да эш белән тәэмин ителергә тиешлегенә басым ясады.

news_right_1
news_right_2
news_bot