news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районының Төбәк авылында 102 яшьлек Хаҗиәхмәт Әлмиевны 23 февраль белән котладылар

Саба районының Төбәк авылында яшәүче бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны 102 яшьлек Хаҗиәхмәт Әлмиевны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар. Бу хакта «Саба таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Аны котларга Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов, район хәрби комиссары урынбасары Айрат Садыйков, Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин килде. Алар ветеранга исәнлек-саулык теләде, котлау грамотасы, бер кәрҗин бүләк тапшырды.

Хаҗиәхмәт Галиәхмәт улының солдат тормышы 1940 елда Байкал аръягына башлана. Илгә дошман кергәч, Көнбатышка җибәрү өчен әзерләнгән полкны Ерак Көнбатышка алып китәләр. Япониянең СССРга һөҗүм итәргә җыенмавы төгәл ачыклангач, 1942 елның көзендә Әлмиев хезмәт иткән 160нчы укчылар полкы Сталинград фронтына озатыла.

Хаҗиәхмәт абый шәһәр өчен барган сугышларда артиллерия расчетларына машинасында снарядлар ташый. Паулюс армиясен камалышка алучылар сафында була. Мамай тавы алынгач, сугышчан юлы Ростов, Краснодар, Туапсе аша үтә. Сугыш беткәнче «Студебеккер» машинасын йөртә. Хаҗиәхмәт абый Җиңү көнен Краснодар краенда каршылый.

Аннары хезмәт юлы Төркмәнстанның Челекен ярымутравында дәвам итә. Шунда авылдашы Миннисаны очрата һәм 1952 елда алар гаилә кора һәм төбәккә кайта. Хәзер Хаҗиәхмәт Әлмиев Төбәк авылында килене Наилә тәрбиясендә яши.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100