Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Шәҗәрә – минем нәсел-ыруым» фестивалендә катнашучылар Чаллы балалар бакчаларында булды
Бүген «Шәҗәрә – минем нәсел-ыруым» V Бөтенроссия фестиваль-бәйгесе программасы кысаларында «Ак калфак» татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасының күчмә утырышында катнашучылар Чаллы шәһәренең балалар бакчалары эшчәнлеге белән танышты. Алар, ике төркемгә бүленеп, «Көнбагышкай» һәм «Алсу» балалар бакчаларында булды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Биредә кунаклар уку-тәрбия учакларында балаларга милли тәрбия бирү, традицияләрне торгызу һәм нәсел агачын (шәҗәрәне) өйрәнү буенча алып барылган күпкырлы эшчәнлек белән танышты.
Чара барышында тәрбиячеләр тарафыннан милли кул эшләнмәләре ясау буенча балаларга остаханәләр оештырылды. Һәр урында кунаклар күргәзмәләр, музейлар белән танышты. Шәҗәрәгә кагылышлы чыгышлар тыңладылар.
Белешмә.
Чаллы шәһәрендә татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм гаилә мирасын саклауга багышланган «Шәҗәрә – минем нәсел-ыруым» Бөтенроссия фестиваль-бәйгесе быел бишенче тапкыр оештырыла.

Чара «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан үткәрелә. Фестивальнең төп максатлары – халкыбызның милли һәм мәдәни традицияләрен саклау, яшь буынга гаилә кыйммәтләрен җиткерү һәм ата-бабаларыбызның бай мирасына карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз