Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Шәҗәрә» Бөтенроссия бәйге-фестиваленең җиңүчеләре билгеле булды
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган «Шәҗәрә – Моя родословная» Бөтенроссия бәйге-фестиваленә нәтиҗәләр ясалды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйгедә Казахстаннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 150дән артык кеше катнашты. Катнашучылар гаилә тарихына, шәҗәрәләрне һәм гаилә традицияләрен саклауга, буыннар дәвамчанлыгына багышланган эзләнү һәм иҗади эшләр тәкъдим итте.
Жюри эшенә нәтиҗә ясаганнан соң, дүрт номинациядә җиңүчеләр билгеләнде.
«Туган ил тарихында безнең гаилә»
1 урын – Зөлфирә Әбдрәшитова (Кемерово өлкәсе);
2 урын – Кәрим Галимҗанов (Татарстан Республикасы, Балтач районы);
3 урын – Гәүһәрия Вәлиуллина (Татарстан Республикасы, Лаеш районы).
Тамашачылар мәхәббәте призы – Лилия Билалова (Свердловск өлкәсе).
«Гаиләмнең гореф-гадәтләре»
1 урын – Ралинә Зәкиуллина (Татарстан Республикасы, Кукмара районы);
2 урын – Римма Яруллина (Татарстан Республикасы, Баулы районы);
3 урын – Гөлнур Фәләхова (Татарстан Республикасы, Кукмара районы).
Тамашачылар мәхәббәте призы – Хәлия Фәттахова (Пенза өлкәсе).
«Хатын-кызлар тармагы: нәсел сакчылары»
1 урын – Эвелина Бәдретдинова (Татарстан Республикасы, Балтач районы);
2 урын – Әдилә Шәфыйкова (Татарстан Республикасы, Саба районы);
3 урын – Алсу Низамиева (Татарстан Республикасы, Балтач районы).
Тамашачылар мәхәббәте призы – Таңсылу Хәйбиева (Татарстан Республикасы, Актаныш районы).
«Һөнәри шәҗәрә»
1 урын – Гөлсем Миңнебаева (Татарстан Республикасы, Балтач районы);
2 урын – Ләйлә Латыйпова (Татарстан Республикасы, Буа районы);
3 урын – Миләүшә Кантуганова (Пермь крае).
«Шәҗәрә – Моя родословная» бәйгесе тарихи хәтерне саклау, гаилә тамырларын өйрәнү, шәҗәрәләргә карата кызыксынуны арттыру һәм буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту максатыннан үткәрелә. Мондый проектлар милли гореф-гадәтләрне саклауга һәм татар халкының рухи мирасын киләчәк буыннарга тапшыруга зур өлеш кертә, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз