Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Шәҗәрә бәйрәме»ндә татар кәләше нинди булырга тиешлеген аңлатачаклар
Казанның «Елмай» паркында 5 июльдә «Шәҗәрә бәйрәме» бишенче гаилә фестивале узачак. Анда киләчәк гүзәл затлар өчен «Татар кәләше» исемле кыска курс әзерләгәннәр. Оештыручылар сүзләренчә, татар кәләше нинди булырга тиешлеген аңлатып сөйләячәкләр.
Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында фестивальгә багышланган матбугат очрашуында билгеле булды.
«Чатырга килеп, татар килене нинди булырга тиешлеге турында мәгълүмат ишетеп булачак. Аны Иске татар бистәсендә «Татар килене» йорт музее вәкилләре әзерли», – диде фестивальнең режиссеры Лилия Гәрәева.
«Киленнәрне әзерләргә кирәк. Кияүгә чыга, ашарга пешерә белми, ирен өйгә әзер ризык кайтартып кына ашата. Шәригать ягыннан да килен нинди булырга тиешлеген аңлату кирәк. Никах вакытында без яшьләргә ничек яшәргә, ир хакы, хатын хакы дип сөйлибез. Никах кунаклары да шуны тыңлап, мәгълүмат ала бит. Кияүдә булганнар да килсеннәр шушы чатырга», – диде Татарстан мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин.
Аның сүзенә җавап итеп, «Сөембикә» журналы хезмәткәреннән «Кияүләр мәктәбе» дә оештырылсын» дигән тәкъдим булды.
Мансур хәзрәт үзебездән соң нинди нәсел калдыру турында уйланырга киңәш итте. «Элек әби-бабайлар «нәселгә тап төшмәсен» дип тәрбия биргәннәр. «Балам, оныгым, бу ярамый» дигәннәр. Нәселгә мәңгелеккә тап төшүдән курыкканнар. Аларның нәселе «фәлән-фәлән булган икән» дип, өйләнгәндә дә, нәселе бозык булса, ул комачаулаган», – дип белдерде мөфти урынбасары.
Ул, шулай ук, шәҗәрәне өйрәнү никахлар таркалу очраклары кимүенә дә тәэсир итәргә мөмкин, дигән фикердә. «Аерылышулар да күп бит. «Кайсы нәселдән килгән» дип, нәселенә карап өйләнешсәләр, бәлки, гаиләләр дә ныграк булыр иде. Бәлки, бергә озаграк яшәрләр дә», – дигән фикердә ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз