Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Шәҗәрә» бәйгесенә Казахстан һәм Россиянең 14 төбәгеннән иҗади эшләр килгән
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган «Шәҗәрә – Моя родословная» бәйгесенең жюри утырышы узды.Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Данис Шакиров җитәкчелегендәге абруйлы жюри бәйгегә тәкъдим ителгән эшләрне бәяләде. Жюри составында Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев, «Җиде буын» шәҗәрә үзәген оештыручы һәм җитәкчесе Рамил Гаптрахимов, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, 80нән артык гаилә шәҗәрә агачын һәм авыл тарихын төзүче Гөлсем Миннебаева, филология фәннәре кандидаты, «Ак калфак» иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе, Бөтендөнья татар хатын-кызлары хәрәкәтенең Координация советы рәисе Кадрия Идрисова бар иде.
Бәйгедә катнашучыларның эшләрен бәяләгәндә, берничә төп критерийга игътибар бирелде. Алар арасында бишенче буынга кадәр ата-бабалары турында мәгълүматлы булу, тарихи дөреслекне саклау, иҗади якын килү һәм татар телен белү аеруча мөһим урын алып тора.
Бәйгегә барлыгы 150дән артык эш кабул ителгән. Катнашучылар географиясе дә киң: Казахстан һәм Россиянең 14тән артык төбәгеннән иҗади эшләр килгән. Алар арасында Татарстан, Башкортстан, Удмуртия республикалары, шулай ук Кемерово, Чиләбе, Свердловск, Новосибирск, Омск, Пенза, Түбән Новгород, Самара һәм Курган өлкәләре, Пермь крае вәкилләре бар.
Бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 12 ноябрьдә Чаллы шәһәрендә узачак.
«Шәҗәрә – Моя родословная» бәйгесе – нәсел тарихын барлау, буыннар арасындагы рухи бәйләнешне ныгыту, тарихи хәтерне саклау һәм яшь буынга милли кыйммәтләрне җиткерү юнәлешендә мөһим проект.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз