news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саҗидә Сөләйманованың иҗади гомере дәвам итә - татар шагыйрьләре

Әлмәттә Саҗидә Сөләйманованы искә алу чаралары бара.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәттә танылган шагыйрә Саҗидә Сөләйманова исемен йөрткән китапханә янында - Саҗидә Сөләйманова бюсты янында шигъри митинг башланып китте.

Искәртеп үтәбез, Бүген Әлмәт шәһәрендә Саҗидә Сөләйманованы искә алу чаралары бара. Бәйрәм чараларын "Татнефть"нең "Рухият" фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге оештыра. Программада - Саҗидә Сөләйманованың бюстына чәчәкләр салу һәм шигъри митинг, китапханәдә традицион әдәби ярыш һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияне тапшыру тантанасы.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияне тапшыру уңаеннан оештырылган әдәби чараларга Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, танылган шагыйрьләр Марсель Галиев, Гәрәй Рәхим, Ләбиб Лерон, Саҗидә Сөләйманова премиясенең яңа лауреатлары килде. Әдәби чараларда Саҗидэ Сөләйманованың улы Әнвәр Маликов һәм килене Асия Маликова да катнаша.

Шигъри митингны Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Рәфкать Шаһиев алып бара.

Саҗидә Сөләйманова бюсты янына җыелган шигырь сөючеләрне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов саләмләде.

"Без өчәү идек. Энҗе Мөэминова, Саҗидә Сөләйманова һәм мин идек. Өчебез дә укытучылар идек", - диде Әлмәтнең данлыклы тагын бер шагыйрәсе, Г.Тукай премиясе лауреаты Клара Булатова һәм үз шигырен укып, каләмдәше һәйкәленә чәчәкләрен салды.

Шигъри митингта Гәрәй Рәхим, Марсель Галиев, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдби премиянең яңа лауреаты Галимҗан Гыйльманов чыгыш ясады.

"Моннан соң да иҗатымна аның иҗатына көйләп, аның исеменә тугры булып яшәрмен", - дип сүз бирде Галимҗан Гыйльманов. - Саҗидә апаның иҗади гомере дәвам итә". 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100