news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саҗидә Сөләйманова шигърияте хатын-кызлар форумында яңгырасын иде - Фәния Хуҗиәхмәтова

Журналист Фәния Хуҗиәхмәтова 13 апрельдә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының V Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы ачылуын искә төшерде.

Саҗидә Сөләйманова шигърияте хатын-кызлар форумында яңгырасын иде - Фәния Хуҗиәхмәтова
Ильнар Тухбатов

(Казан, 13 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). “Саҗидә Сөләйманова турында истәлекләр китабы 35 елга соңга калып чыкты һәм аны тәкъдим итү кичәсе бер көн алдарак үткәрелде”, - дип башлады сүзен журналист Фәния Хуҗиәхмәтова “Шигъриятнең күкчәчәге” исемле истәлекләр китабын тәкъдим итү кичәсендә.

Фәния Хуҗиәхмәтова үз фикерен шәрехләп, 13 апрельдә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының V Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы үткәреләчәген искә төшерде. Ул китапны тәкъдим итү кичәсе форум кысаларында үткәрелгән булса, тагын да яхшырак булачак иде, дигән фикерне әйтте. “Саҗидә Сөләйманова шигырьләре форум кысаларында яңгырый ала иде”, - диде ул.



Күренекле шагыйрь Рәдиф Гаташның чыгышы да Фәния Хуҗиәхмәтова фикерен куәтләп яңгырады: “Ул Ахматова да, Ахмадуллина да түгел, Саҗидә апа чын мәгънәсендә милли татар шагыйрәсе иде. Татар шигъриятендә хатын-кызлар бик зур урын яулады, дип ышанып әйтәм, моның белән татар шигърияте Саҗидә апага бурычлы иде. Саҗидә апа - зурлауларга лаек кеше. Әдип абый белән аларның гаиләсе – күркәм татар гаиләсе үрнәге иде”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100