Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Саҗидә Сөләйманова премиясенең яңа лауреатлары билгеле
Премияләр иртәгә тантаналы шартларда Әлмәт театры сәхнәсеннән тапшырылачак.

(Казан, 4 ноябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Күренекле татар шагыйре Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары билгеле. Бу хакта “Татнефть”нең “Рухият” программасы дирекциясенә сылтама белән ”“Девон” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
«Татнефть» компаниясе һәм Татарстан Язучылар берлеге идарәсе өч лауреатны һәм өч кызыксындыру премиясе иясе билгеләгән, шулай ук иҗат белән шөгыльләнгән ун студентка стипендияләр бирергә карар иткән. Премияләр иртәгә тантаналы шартларда Әлмәт театры сәхнәсеннән тапшырылачак.
Быелгы лауреатлар: шагыйрә Фәүзия Галиуллина (Казан), язучы Рәмзия Габделхакова (Лениногорск), Тәүфикъ Кәримов (Казахстан). Кызыксындыру премияләре Лира Вәлидигз (Алабуга), Рухия Ахунҗановага (Сарман, Җәлил), Александр Аввкумовка (Казан) тапшырыла.
Уку ел дәвамында КФу студентлары Рәфидә Галимҗанова, Салават Кадыйров, Зәринә Хуҗина, Дарья Чураковалар, Түбән Кама педагогика көллияте студенты Лүзия Хәбибуллина, Әлмәт политехника техникумы студенты Камил Ибраһимов, Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте студенты Ирина Крутова, Әлмәт дәүләт нефть институты студенты Никита Хәлиуллин, КФУның Алабуга филиалы студенты Илсөяр Маликова Саҗидә Сөйләйманова исемендәге стипендия алачак.
Иртәгә Әлмәт Үзәк китапханәсе каршындагы Саҗидә Сөләйманова бюстына чәчәкләр куелачак. Әлмәт театрында Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлекчәсе дискуссия клубы оештыра. Кунаклар өчен Әлмәт театры сәхнәсендә «Безнең якта таулар күккә якын» әдәби-музыкаль композициясе тәкъдим ителәчәк.
- Саҗидә Сөләйманова – татар әдәбиятында якты эз калдырган күренекле татар шагыйре, Әлмәттә яшәп иҗат иткән. Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия Татарстан Язучылар берлеге тәкъдиме белән «Татнефть» компаниясе тарафыннан гамәлгә куелган. Быел ул 14нче тапкыр тапшырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз