Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреатлары билгеле
Шагыйрә Иделбикә, язучылар Вәкыйф Нуруллин һәм Мансур Шиһапов С.Сөләйманова исемендәге премиягә лаек булдылар
(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Язучылар берлеге идарәсе һәм “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте карары белән Саҗидә Сөләйманова исемендәге республика әдәби премиясе лауреатлары билгеләнде. Быел бу премиягә “Күңел күккә омтыла” китабы өчен Ульяновскидан шагыйрә Лена Сабитова-Садыйкова (Иделбикә), “Әгәр син булмасаң” китабы өчен Казаннан Вәкыйф Нуруллин һәм “Энекәш” китабы өчен Мансур Шиһапов лаек булдылар. Кызыксындыру премияләрен Мөслим районыннан Әхмәт Дусайлы, Әлмәттән Илүсә Нәбиуллина һәм Габдуләхәт Хәбибуллин алдылар.
Саҗидә Сөләйманова стипендияләрен әдәбиятта уңышларга ирешкән 10 студент алачак. Алар – Казан федераль университеты студентлары – Эльвира Һадиева, Резеда Гобәева, Ләйсән Фәтхетдинова; Татар гуманитар-педагогика университеты студентлары – Алсу Мингалимова, Рүзәл Мөхәммәтшин, Әлмәт дәүләт нефть институтыннан Диляра Гомәрова; Казан дәүләт технология университетыннан Римма Шәехова, Алабуга дәүләт педагогия университетыннан Александр Никулаев, Түбән Кама педагогия көллиятеннән Лилия Вәлиева, Әлмәт политехника техникумыннан Вячеслав Климин.
Премия белән бүләкләү тантанасы Әлмәт драма театры сәхнәсендә 7 октябрьдә узачак. Чарада Казаннан танылган язучылар һәм артистлар катнашачак.
Саҗидә Сөйләманова исемендәге премия “Татнефть” компаниясе һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан булдырыла.
1980 елда арабыздан 53 яшендә киткән Саҗидә Сөләйманова шигърияттә сизелерлек эз калдырды. Хәсән Туфан Саҗидәне "Татар Ахматовасы" дип атаган иде. Аның иҗаты безнең республикадан читтә дә билгеле. С.Сөләйманованың 30дан артык проза һәм шигырь җыентыклары Мәскәү нәшриятларында да дөнья күрде. Аның бик күп шигырьләре халыкта яратып җырланган җырларның сүзләренә әверелде. Аның исеме Казан, Әлмәт шәһәрләре, Башкортстанның Яңавыл һәм Тәтешле районнары үзәкләрендәге урамнарга бирелгән. 2006 елда Татарстан китап нәшрияты тарафыннан "Со звездами наедине" ("Йолдызлар белән икәүдән икәү") дип аталган шигырьләр җыентыгы басылып чыкты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз