Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияне тапшыру турында фильм чыкты
Әлмәт театры сәхнәсендә үткәрелә торган традицион тантаналы кичә форматыннан пандемия сәбәпле быел баш тартырга туры килгән.
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиясен тапшыру тантанасы быел отчет фильмы форматында тәкъдим ителде. Фильмны «Татнефть» хәйрия фонды әзерләгән. Бу хакта шагыйрәнең улы, танылган журналист Әнвәр Маликов хәбәр итә.
Әлмәт театры сәхнәсендә дәрәҗәле кунаклар катнашында үткәрелә торган традицион тантаналы кичә форматыннан пандемия сәбәпле быел баш тартырга туры килгән. Кичә урынына бер сәгатьлек видеоролик ясалган.
Фильмның нигезенә Әлмәт театры артистлары башкаруында Саҗидә Сөләйманова шигърияте салынган. Шулай ук быелгы лауреатлары белән таныштырыла. Премиянең тарихы яктыртыла.
Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия быел «Язмышлар такыясы» шигырьләр җыентыгы өчен Сания Әхмәтҗановага, «Эт тырнагы» романнар җыентыгы өчен Фәрит Имамовка, «Там, где цветет шиповник» китабы өчен Ольга Кузьмичевага тапшырылды.
Кызыксындыру премиясе лауреатлары — «Ак фәрештә» шигырьләр җыентыгы өчен Рифат Сәлахов; «Йөрәгемдә яшисең» шигырьләр җыентыгы өчен Роберт Сәлахиев; «Газаплы мәхәббәт» повестьлар һәм хикәяләр җыентыгы өчен Шәфикъ Иматдинов (Ульяновск).
Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия «Татнефть» компаниясе һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2005 елда гамәлгә куелды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз