news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саҗидә Баталова: Бурятия татарлары бурят телен бурятларга караганда да яхшырак белә

«Кайбер татарлар бурят театрларында чыгыш ясап йөри, алар татар телен оныткан», — диде җирле автономия рәисе.

Саҗидә Баталова: Бурятия татарлары бурят телен бурятларга караганда да яхшырак белә
Солтан Исхаков

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бурятиянең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Саҗидә Баталова Бурятиядә татарларның бурятларга караганда бурят телен яхшырак белүләрен әйтте.

«Татарларны бурят авылларына җибәргән булганнар. Кайберәүләргә татар булып калу авыр бирелгән. Хәзер: „Дәү әтием, дәү әнием татар булган“, — дип әйткән бурят балалары бар. Кайбер татарлар Бурятиянең төньяк өлешендә бурят театрларында чыгыш ясап йөри, алар шулай ук татар телен оныткан», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Саҗидә ханым Бурятиядә катнаш никахлар күп булуын да искәртте. «Татарлар толерант халык. Бурят, руслар белән гаилә коралар да, татар халкы кими бара, ассимиляциягә бирелә. Бездә татарларны бик яраталар. Бурятиянең Тэгда авылына бер гаиләгә кунакта булдык. Баланың әбисе — бурят, бабасы — татар, баланың әнисе — рус милләтеннән. Илнур исемле бала милләте турындагы сорауга „мин — Россия кешесе“ дип җавап бирде», — ди ул.

«Тэгдада катнаш никахтан туган балаларны, ягымлы итеп, „бтр“ (бурят, татар, рус) дип йөртәләр. Гасыр башында Бурятиядә 12 мең татар булса, 2010 елгы халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча татарлар 6 мең генә калган. Бурятиядә Идел буе төбәкләреннән татарлар 1939-1959 елларда программа буенча күченгән. Ул вакытта татар теле укытучылары да бар иде, милли мәгарифебез өчен борчылыр урын юк иде», — диде ул.

Саҗидә Баталова Бурятиядә татар телен белүче яшь буын калмавына борчыла. «Татарлар үз телен белми. Өлкән әби-бабайлар китеп бетте. 50 яшьтән өлкәнрәкләр сөйләм телне генә белә. Телне өйрәтүче калмады», — дип чаң сукты ул.

Бурятиянең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Бурятиядә татар булулары белән горурланып яшәүләрен сөйләде. «Татар дөньясы Идел буе белән генә тукталмый. Урал, Себер, Ерак Көнчыгыш җирләре — борынгы татар җирләре. Каныбызга сеңгәндер, без үзебезнең тарихи җирләребездә яшәгәнне сизәбез», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100