news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Саңгырау балалар тормышында диннең роле карала

^Саңгырау балалар тормышында диннең роле карала

(Казан, 24 март, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). 24-27 мартта Казанның саңгырау балалар өчен 6нчы мәктәп интернатында “Ишетмәүче кеше рухи-әхлакый тәрбиясендә дини белем бирүнең роле” дигән фәнни-гамәли конференция уза. Аны ТР мөселманнары Диния Нәзарәте һәм Казан епархиясе оештыра.

Конференциядә ике секция эшләячәк: ишетмәүче укучы тәрбиясендә Исламның роле һәм ишетмәүче укучы тәрбиясендә православия диненең роле.

Конференция мөселман һәм православ җәмгыятьләре арасындагы һәм чукрак-телсез балалар укытучылары арасында элемтәне ныгыту һәм тәҗрибә уртаклашу өчен оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100