Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
S7 авиакомпаниясе 26 февральдән 13 мартка кадәр Европага рейсларны гамәлдән чыгарды
Пассажирлар билетларын кайтарып, тулы күләмдә акчаларын алачак.
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Россиянең S7 компаниясе Европага 26 февральдән 13 мартка кадәр планлаштырылган барлык очышларны гамәлдән чыгарды.
Моңа Европа илләре һава киңлеген ябу сәбәп булган. Гамәлдән чыгарылган юнәлешләр арасында — Бургас, Варна, Берлин, Вена, Мюнхен, Дюссельдорф, Верона, Болонья, Милан, Аликанте, Ларнака, Барселона, Пафос, Салоники, Ницца, Париж. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Оператор сүзләренчә, 13 мартта бу юнәлешләргә билетлар сатып алу мөмкинлеге туктатылачак.
Рейсны гамәлдән чыгару турындагы хәбәрне алганнан соң пассажирлар авиакомпания сайтында яки S7 Airlines элемтә үзәгендә билетны кайтаруны рәсмиләштереп, акчасын алачак.
«Әгәр билетны кассадан яки башка сайтларда сатып алган булсалар, кире кайтару яки яңадан рәсмиләштерү өчен билет сатып алу урыны буенча агентка мөрәҗәгать итәргә кирәк», — дип сөйләделәр компаниядә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз