news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

S7 Airlines авиакомпаниясенә йөз Ту-214 лайнерын китерү турында меморандум имзаланды

S7 Airlines авиакомпаниясенә йөз Ту-214 лайнерын китерү турында меморандум имзаланды
Фото: «Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе» матбугат хезмәте

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында «Ростех» дәүләт корпорациясенә керүче «Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе» ГАҖ һәм «Себер» авиакомпаниясе» АҖ (S7 Airlines) арасында авиакомпаниянең флотын киңәйтү мәсьәләсе буенча үзара хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Документ «Туполев» АҖ филиалы – С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында имзаланды. Анда Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе генераль директоры Юрий Слюсарь һәм S7 компанияләр төркеме акционеры Владислав Филев имзасын куйды.

Меморандум Себер авиакомпаниясе ихтыяҗлары өчен йөз камилләштерелгән Ту-214 пассажир самолетын китерү буенча уртак эшне күздә тота.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов Казан авиация заводында механик эшкәртү үзәге төзелеше темпларын бәяләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100