news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сүзлекләрнең электрон фондына ХIX-XX гасыр белешмәләрен өстәячәкләр

Хәзерге вакытта электрон платформада 13 сүзлек материаллары урнаштырылган.

Сүзлекләрнең электрон фондына ХIX-XX гасыр белешмәләрен өстәячәкләр
архив/Михаил Захаров

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”, Альбина Мөхәммәдиева). Татар галимнәре туплаган “Сүзлекләрнең электрон фонды”на ХIX-XX гасырлар сүзлекләрен дә өстәп, тәкъдим ителгән сүзләр турында күбрәк мәгълүмат бирергә ниятлиләр. Бу хакта “Татар-информ”га әлеге проектның авторы Камил Галиуллин хәбәр итте.

Сүзлекләр фондын Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре быел оештырды. Проект авторы – ТР Фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире, филология фәннәре докторы Камил Галиуллин. Бүген электрон платформада 13 сүзлек бар.

  • Интернетта suzlek.antat.ru адресы буенча урнашкан “Сүзлекләрнең электрон фонды” ресурсларына Intertat.tatar электрон газетасы аша да кереп була. Фонд – татар теле сүзлекләренең күп функцияле электрон тупланмасы.  

“Фонд чыганакларын Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында төзелгән, республика нәшриятлары, сүзлекләрнең авторлары тәкъдим иткән белешмәлекләр тәшкил итә”, - диде Камил Галиуллин.

Оештыручылар чыганаклар исемлеген киңәйтергә җыеналар. "Интернеттагы башка белешмә чыганаклар белән дә элемтә урнаштыру планлаштырыла. Татар сүзләре турында мәгълүмат табу мөмкинлеге артачак”, - диде Камил Галиуллин.

“Кешеләр сүзләрнең дөрес язылышы, басымы, грамматик үзенчәлекләре, мәгънәсе, әйтелеше, синонимнары, вариантлары, килеп чыгышы, фразеологизмнарда һәм сүзтезмәләрдә кулланышын белә ала”, - диде галим. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100