news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне уңаеннан, китапханә сәгате үткәрелде

Чараны Кукмара 1нче гимназиясе оештырды

 (Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”). Сүлекләр һәм энциклопедияләр көне уңаеннан, Кукмара районы үзәк китапханәсендә “Тел күрке – сүз” китапханә сәгате үткәрелде, кешелек өчен тел төрлелеге һәм байлыгы әһәмияте турында сүз барды. Чараны Кукмара 1нче гимназиясе укучылары белән Лилия Саттарова оештырды, дип белдерә “Хезмәт даны” басмасы.

Искәртеп үтәбез: Россиядә Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне 22 ноябрьдә – гомуммәгълүм сүзлекче галим В.И.Даль туган көнне билгеләп үтелә. Бу көнне билгеләүне, беренче рус теле аңлатмалы сүзлеге басылуга 150 ел тулу нисбәтеннән, 2010 елда тәкъдим иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100