news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сүзлек төзү бездә хәзер уенга әйләнеп китте — доцент Рәшит Шакирҗанов

Татар телендә терминнар мәсьәләсе Казан дәүләт Архитектура университетында күптәннән бар, ди белгеч.

Сүзлек төзү бездә хәзер уенга әйләнеп китте — доцент Рәшит Шакирҗанов
Султан Исхаков

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татар телендә терминнар мәсьәләсе Казан дәүләт Архитектура университетында күптәннән бар. Биредә беренчеләрдән булып техник фәннәрне татар телендә укыта башлыйлар. “Шул чакта татарча терминнар булмавы ачыкланды һәм аны эзләү, табу, файдалану мәсьәләләре килеп туды”, – ди Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының татар телендә укыту буенча методик кабинет мөдире, доцент Рәшит Шакирҗанов.

Бу хакта ул бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә белдерде. Журналистлар белән очрашу татар терминологиясе мәсьәләләренә багышланган иде.

“Бездә хәзер сүзлек төзү уенга әйләнеп китте. Һәрбер кеше бер юнәлеш буенча тема ала да, сүзлек төзи һәм бастырып чыгара. Әмма ул үзе уйлаганча гына килеп чыга. Аны ничек куллану турында берәү дә тикшерми һәм уйламый да. Терминология комиссиябез эшләми. Шуңа да бу безнең өчен бик җитди мәсьәлә булып тора”, – диде Рәшит Шакирҗанов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100