news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Сүзгә – мәрхәбә!” китабы сатуга чыкты

Бу китапта танылган язучы һәм шагыйрь Рашат Низаминең фәлсәфи трактаты, публицистик язмалары һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре тупланган.

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Гафурова) Язучы, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рашат Низаминың Татарстан китап нәшриятында “Сүзгә – мәрхәбә!” исемле китабы чыкты. Әлеге китапта аның “Сүзгә – мәрхәбә!” дигән фәнни-популяр хезмәте, публицистик язмалары, әдәби тәнкыйть мәкаләләре бар. Шулай ук җыентыкка язучының “Бәләкәй Апуш”, “Табылдык”, “Өзелмәгән моңнар” , “Снаряд һәм чүмәлә”, “Блокада хатирәсе”, “Төсле карандашлар”, “Өчәү” исемле хикәяләре һәм ике бәяны (“Кар өстендә алма”, “Шахмат дәресләре”) кергән. 

Китапны Татарстан китап нәшриятының кибетләрендә һәм нәшриятның tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100