news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сәйяр» балалар театр фестиваленең җиңүчеләре игълан ителде

Быел фестивальнең Гран-приена Саба районының 3 нче балалар бакчасы театр коллективы һәм Казанның Идел буе районындагы 6 нчы гимназия лаек булды.

«Сәйяр» балалар театр фестиваленең җиңүчеләре игълан ителде
Рамиль Гали

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестивале театральләштерелгән прологтан соң Гран-прины игълан итүдән башланып китте. Быел фестивальнең Гран-приена Саба районының 3 нче балалар бакчасы театр коллективы һәм Казанның Идел буе районындагы 6 нчы гимназиясе лаек булды.

«Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестивалең йомгаклау тантанасы «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының Зур сәхнәсендә бара. Гран-при ияләренә дипломнарны һәм сертификатларны Татарстан фән һәм мәгариф министры вазифаларын башкаручы Рафис Борһанов үзе тапшырды. “Икенче генә сезон барса да, бу фестивальнең киләчәге зур”, – диде ул һәм катнашучыларны алдагы бәйрәмнәр белән котлады.

Тантананың прологын Камал театрлары артистлары әзерләгән иде. Сәхнәдә аларны Казанның Идел буе районындагы 6 нчы гимназия балалары алыштырды. Балалар Галиәсгар Камалның «Беренче театр»ын сәхнәләштергәннәр. «Манзара» театр студиясен татар теле укытучылары Гөлшат Гарипова һәм Лилия Низамиева әзерләгән. Студиянең консультанты – Тинчурин театры артисты Зөлфия Вәлиева.

Фестивальнең оештыручылары – Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы, “Салават күпере” һәм “Сәхнә” журналлары.

Гран-при алган театр коллективлары бу журналларның юбилей концертында да уңышлы чыгыш ясаган иде.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, фестивальнең оештыру комитетына 500дән артык гариза кергән. Беренче тур видеоязмалар буенча читтән торып үткәрелгән. II зона этабында балалар театр коллективлары Чаллы, Чистай, Әлмәт, Арча һәм Казанда чыгыш ясаган.

Җиңүчеләргә электроника кибетеннән сертификатлар тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100