news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Сөючеләр фида кыла" телемарафоны изгелек кылырга чакыра

Марафонда катнашу өчен 7715 номерына "ЗАКЯТ" сүзен язып SMS җибәрергә кирәк

(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). 4 октябрьдә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, "Яңа гасыр” телеканалы белән берлектә, инвалид ятимнәрне тернәкләндерү приютын булдыру максатыннан, "Сөючеләр фида кыла" телемарафонын уздыра. Әлеге хәйрия телемарафоны 4 октябрьдә көн дәвамында барачак. 

Марафонда катнашу өчен 7715 номерына "ЗАКЯТ" сүзен язып SMS җибәрергә кирәк һәм телефон счётыннан инвалид ятим балалар өчен тернәкләндерү үзәге счетына 45 сумга якын акча алыначак (төгәл сумма операторга бәйле). Садака бирергә теләвегезне раслауны сорап, җавап SMS киләчәк. Әгәр сез зуррак сумма күчерергә теләсәгез, "ЗАКЯТ" сүзеннән соң буш ара (пробел) калдырып, күчерергә теләгән суммагызны языгыз. 

Узган ел үткәрелгән телемарофон нәтиҗәсендә, Теләче районында ике бина алынды, үзәкне оештыру эшләре җайга салынды. Хәзерге вакытта биналарны әнисез, әтисез, аның өстенә сәламәтлекләре начар булган  балаларны кабул итәрлек дәрәҗәгә җиткерү сорала.  Биналарга ремонт ясарга, авыру балалар өчен махсус медицина җиһазлары алырга, үзәкнең тирә-юнендәге җирлекне тәртипкә китерергә, шулай ук балаларны кирәкле урыннарга йөртү өчен микроавтобус алырга кирәк. 

4 октябрь көнне Бауман урамы башында ятим һәм инвалид балалар ясаган рәсемнәр һәм сувенирларны сату оештырыла, аңардан кергән табыш тернәкнәндерү үзәген төзекләндерү эшенә тотылачак. Шулай ук волонтерлар шәһәр халкы һәм кунакларына төрле тәм-томнар да таратачак.

Моннан тыш, Мулланур Вахитов һәйкәле янындагы мәйданда, марафонга теләктәшлек йөзеннән, яшьләр флэшмоб үткәрә, дип хәбәр итә ТР мөселиманнары Диния нәзарәте.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100