news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Сөю нуры” китабы иң күп сатып алына торган басмаларың берсе булды

Дин белгече Языҗиоглу Әхмәд Биҗанның «Әнвәрүл-гашыйкыйн» хезмәте Россиядә беренче тапкыр тәрҗемә ителгән.

“Сөю нуры” китабы иң күп сатып алына торган басмаларың берсе булды
dumrt.ru

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты чыгарган “Сөю нуры” («Светоч любви») китабы узган айда иң күп сатып алынган китапларның берсе булып табылган. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Дин белгече Языҗиоглу Әхмәд Биҗанның Россиядә беренче тапкыр тәрҗемә ителгән «Әнвәрүл-гашыйкыйн» хезмәте бар дөнья мөселманнары арасында да популяр. Әлеге әсәр имамнар өчен чын практик кулланма булган һәм ул шулай булып калачак та.

Басманың биш бүлегендә түбәндәге белемнәр язылган: Җан ияләре иерархиясе, Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәрләргә мөрәҗәгате., Иңү вакытында фәрештәләргә тапшырылган Аллаһы сүзләре, Кубарылу көнендә Аллаһы ни әйтәчәк? Аллаһы Тәгаләнең сүзләре иң югары тереклек ияләрендә.

Авторның таланты һәм сыйфатлы тәрҗемәсе ярдәмендә китапны дин әһелләренә генә түгел, ислам белән кызыксына башлаучыларга да укуы бик җиңел. Аны Казан шәһәре, Габдулла Тукай ур., 36 йорт адресы яисә huzurshop.ru сайты аша сатып алырга була, диелә хәбәрдә.

  • Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хозур" нәшрият йорты үз эшчәнлеген 2013 елдан алып бара һәм дини агарту характерындагы әдәбият чыгару белән шөгыльләнә. Нәшрият базасында беренче мөселман телевидениесе "Хозур ТВ", "Азан" радиосы, Islam-Today.ru порталы эшли, "Умма" һәм "Дин вә мәгыйшәт" газеталары, "Шура" альманалары нәшер ителә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100