news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сөйләшә алмадык, Рафаэль абый - «Сөембикә»

ТАССРның халык артисты, опера артисты, камера җырчысы, педагог, режиссер Рафаэль Сәхабиев вафат.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», «Сөембикә», Эльмира Закирова). Авыр хәбәр йөрәкләрне телде! Җырчы Рафаэль Сәхабиев вафат… Һушсыз калдык. Бер-бер артлы җырларын сагынып искә төшерәбез, тавышын юксынабыз… «Иделем акчарлагы», «Ватаным», «Уфа ни өчен матур?», «Өянкеләр», «Өммегөлсем»нәр… Лирик аритон тавышы, шаян теле, юморы…

Мин «Ялкын» редакциясендә эшләгәндә Рафаэль абый безнең ул чактагы җаваплы секретарь Разил абый Вәлиев нына еш керә иде. Якташлар бит, авылдашлар дисәк тә ярыйдыр: Рафаэль абый Түбән Кама районы Шәңгәлче авылыннан, Разил абый күрше Ташлыктан… Аларга икенче авылдашлары Алмаз абый Хәмзин килеп кушыла… көлешеп утыралар…

Опера-балет театры, Рафаэль Сәхабиев башкарган арияләр турында сөйләшәләр. Җырчыга бөтенләй үз итеп Сәхәби дип кенә эндәшәләр… Кайчак сирәк кенә бер транспортта кайткан чаклар була иде. Ул һәрвакыттагыча бик зыялы, хөрмәт белән исәнләшә…

«Бер җыр тарихы» дигән сәхифәбезгә Рафаэль абыйдан үз репертуарындагы берәр җыр турында язуын сорыйм. Зөлфәт шигыренә бер шәп җыр бар! Музыкасы Луиза Хәйретдинованыкы. «Елыйсың»… Көчле! Менә аны язарга була…» — ди. «Бер иркенләп сөйләшербез бит алайса, Рафаэль абый?» — дип, артык ашыктырмый гына саубуллашам.

Кызганыч, ул истәлекне яздыра алмый калдым… Кызганыч, аның белән журналда «Ир фикере»н әзерли алмый калдык…

Кызганыч, Рафаэль Сәхабиев дигән бөек җырчы, арабызда юк инде…

Җыры үзәкләрне өзеп яңгырый күңелдә:

Елыйсың, нигә еларга?

Елама, кирәк түгел…

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100