Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сөйләм кимчелекләре булган 4-5 яшьлек балалар өчен эш дәфтәре әзерләнгән
Логопед Земфира Ершова «Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея» конкурсының «Мәгарифтә инновацияләр» номинациясендә җиңде.
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Сөйләмендә кимчелекләре булган 4-5 яшьлек балалар өчен эш дәфтәре әзерләнгән. Бу проекты белән Казан шәһәре Совет районының 213нче балалар бакчасы логопеды Земфира Ершова «ТР өчен иң яхшы 50 инновацион идея» бәйгесендә катнашкан.
Ул «Мәгарифтә инновацияләр» номинациясендә җиңүчеләрнең берсе. «Хәзер 4-5 яшьлек балалар арасында сөйләме төзек булмаганнар күп. Бу глобаль проблема. Элек өлкән төркемдә генә алып барсак, хәзер урта төркемдә дә шундый тайпылышлар күп. Безнең проект нәкъ менә шундый балалар белән индивидуаль эш өчен», — диде җиңүче «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ул бу эш дәфтәре балаларның сөйләмнәрен җайлау, авазларны дөрес итеп әйтә башлавы өчен кулланылганын әйтте.
«Ата-аналар уңышларны күрәләр. Бакчада башлыйбыз, өйдә дәвам итәләр. Алга таба бу проектны тиражлаячакбыз. Башка балалар бакчаларына да тәкъдим итәчәкбез», — дип белдерде Земфира Ершова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз