Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Сөйкемле Шүрәле» иҗат эшләре конкурсына быел нәтиҗә ясалмаячак
Бәйгенең максаты – Габдулла Тукайның иҗади мирасын популярлаштыру, заманча декоратив-гамәли сәнгатьтә халык традицияләрен саклау.
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Сөйкемле Шүрәле» иҗат эшләре конкурсы нәтиҗәләре 2021 елда гына билгеле булачак. Илдәге санитар-эпидемиологик вазгыятьне күздә тотып шундый карарга киленде, дип хәбәр итә ТР мәдәният тармагына инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурслар үзәге.
«Сөйкемле Шүрәле» конкурсының шартлары буенча, 2020 елның 1 апреленнән 31 июленә кадәр читтән торып сайлап алу турлары узган. Әлеге вакыт эчендә 387 гариза килгән.
Конкурска чигелгән, тукылган, челтәрләп үрелгән, киез һәм күннән ясалган эшләнмәләр; кулдан ясалган балчык, талчыбык, текстиль, агач уенчыклар, витраж һәм агач юну техникасы белән эшләнгән әйберләр кабул ителгән.
Жюри Татарстанның 29 районыннан һәм чит өлкәләрдән 152 эшне сайлап алган.
- Бәйгенең төп максаты — бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗади мирасын популярлаштыру, заманча декоратив-гамәли сәнгатьтә халык традицияләрен саклау.
- Оештыручылар — Татарстан Республикасы мәдәнияте тармагына инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурслар үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый үзәге.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз