news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәйдәшев исемендәге концертлар залында клавишалы уен кораллары концерты була

Концертта Бетховен, Моцарт, Бувель музыкасы яңгыраячак.

Сәйдәшев исемендәге концертлар залында клавишалы уен кораллары концерты була
архив/Михаил Захаров

(Казан, 2 февраль, "Татар-информ"). 4 февральдә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында "Sound Story" ("Тавыш тарихы") абонементы кысаларында “клавишалы уен кораллары бөеклеге” концерты узачак. Программага клавишалы уен кораллары башкаруында рус һәм чит ил композиторларының танылган әсәрләре кергән. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Концертта Л.В.Бетховенның җиденче сонатасының беренче өлеше, В.А.Моцартның “Фантазия ре-миноры”, Э.Бувельның «Porto Viego» вальс-мюзетты һәм тангосы һәм башка әсәрләре яңгыраячак. Программа Мария Аксенованың Т.Хренниковның “Московские окна” җырына авторлык импровизациясе белән тәмамланачак.

Программага кергән әсәрләрне Елена Бурундуковская (клавесин), Алсу Абдуллина (скрипка), Кирилл Егорычев (фортепиано), Алмаз Әхмәтҗанов (аккордеон), Мария Аксенова (джаз-фортепиано) башкарачак. Вокаль партияләр Ия Тепнадзе һәм Мария Михайлова башкара, концертмейстер Алиса Лабзина (фортепиано).

Программаны Виктория Шушарина тәкъдим итә. Концерт көндезге уникедә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot