news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәйдәш музеендагы борынгы фортепианоны көйләргә оста эзлиләр

Биектау районындагы Өбрә авылында урнашкан музейда композитор Салих Сәйдәшев куллары тигән фортепиано саклана.

Сәйдәш музеендагы борынгы фортепианоны көйләргә оста эзлиләр
Лилия Гаделшина

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Татарстанның Биектау районы Өбрә авылындагы Сәйдәш музеенда гасырлык тарихка ия фортепиано саклана. «Борынгы музыка уен коралын рәтләргә-көйләргә оста кирәк», — диде музей мөдире Гөлназ Гиниятуллина «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Салих Сәйдәшев (1900-1954) заманында әлеге музыка уен коралы Казанның Татар дәүләт академия театрында торган. Композиторның дистәләгән татар спектакленә көйләр язганы билгеле. Аның еш кына шушы фортепианода уйнаганына шик юк», — ди музей мөдире.

Г.Камал театры Казан үзәгендәге яңа бинага күченгәндә фортепиано күршедәге Горький музеена калдырыла. Ә 1990 елда Салих Сәйдәшев тууына 90 ел тулу уңаеннан музей йорты ачылганда Горький музее аны Өбрә авылына бүләк итә.

Казаннан 33 чакрым ераклыкта урнашкан Өбрә авылындагы Сәйдәш музее Биектау районының Туган як музее филиалы буларак эшли. Бүрәнәдән корылган элеккеге бина искергәч, 2015-2017 елларда кирпечтән яңа бина төзелә. Хәзер ул үзенә күрә кечкенә генә сәхнәле клуб һәм музейны берләштерә.

Музей Салих Сәйдәшевнең әтисенең әтисе — шактый гына хәлле нәселдән булган Бикчәнтәй бабасы йорты нигезе тирәсендә төзелгән. Композиторның кечкенә вакыттан бу авылга кайтып йөргәне билгеле. Галимнәр 2002 елда авыл зиратында Бикчәнтәй бабайның кабер ташын тапкан.

Музейда композиторның тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган экспонатлар, нәсел шәҗәрәсен туплау дәвам итә. «Пианиноның „телләрен“ рәтләргә, кылларын көйләтергә күптәннән хыяллана идем. Әмма бу чыгымлы эш. Хәзер мөмкинлек булачак дигән ышаныч бар. Уен коралын көйләргә оста кирәк», — диде музей җитәкчесе Гөлназ Гиниятуллина.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100