Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сәйдәш музеенда лауреатлар җырлады
Сәйдәш музеенда лауреатлар җырлады
(Казан, 23 декабрь,«Татар-информ», Дания Моисеева). Кичә Салих Сәйдәшев музеенда бөек композиторга багышланган быелгы кичәләрнең соңгысы үткәрелде. Анда 2004нче елгы С.Сәйдәшев исемендәге вокалчылар конкурсы җиңүчеләре катнашты.
Быелгы бу музыкаль бәйгедә Казан дәүләт педагогия университеты музыка факультеты студентлары Илүс Гыйльманшин һәм Анна Панкратова да лауреат исемен яулаган. Концертта шулай ук башка еллардагы лауреатлар да катнашты. Мәсәлән, ир балалар хор мәктәбе укытучысы Виктор Фәйзуллин бу исемгә 1984 нче елда, Казан милли-мәдәни үзәк солисткасы Альбина Кинҗәлиева — 2002нче, ә КДПУ музыка факультеты укытучысы Фәнис Мохтаров исә 1998нче елны ук ия булганнар.
Концертны КДПУ студенты Эльмира Гәрәева һәм концертмейстер, Бөтенроссия конкурсы дипломанты Зөлфия Ибраһимова алып барды. Сәйдәш көйләреннән торган бу яңа ел концертына мәктәп укучылары, студентлар һәм шәһәр социаль яклау үзәгеннән пенсионерлар һәм ветераннар да килгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз